Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән
(Казан, 12 август, “Татар-информ”). Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән, шуларның өчесе - балалар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.